Метеоролог Татарстанга салкынча һава торышы якынлашуы турында кисәтте
Татарстанда июльнең беренче декадасында булган аномаль эссегә алмашка салкынча һава торышы якынлаша. Ул яңгырдан башланачак, бүген төнлә Казанда яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә суытачак, Татарстан башкаласында яңгыр көтелә. Иртәгә Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан дүрт градуска түбән була. Температураның кинәт төшүе сизелерлек булачак. Әмма атна дәвамында Казанда җитди явым-төшемнәр башка көтелми. Алдагы декадада һава температурасы климатик нормага кире кайтачак.
«Бу эсседән соң бераз тын алу. Антициклонны циклон алмаштырды, без аның тыл өлешендә калдык һәм һава температурасы төшүне шундук сизәчәкбез. Чәршәмбедән башлап атна азагына хәтле уртача тәүлеклек температуралар климатик нормадан бераз түбән була, ә соңыннан кабат җылытачак», – диде КФУ профессоры.
Ул июль аенда Казанда уртача тәүлеклек температура нормада 20 градусны тәшкил итә, диде.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртәгә республика көньяк-көнбатыштан килгән циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында була, шуңа күрә һава торышы кардиналь рәвештә үзгәрә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга, яшен, көчле җил булырга мөмкин. Бүген боз явуы ихтимал.
Температура да төшәчәк. 12 июльдә төнлә һава температурасы 11-16 градус, көнчыгыш районнарда 21 градус була. Көндез, циклонның тыл өлеше тәэсирендә температура 18-23 градустан да югары күтәрелмәячәк.
13 июльдә Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә 9-14, ә көндез 19-24 градус җылы була. Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразларына караганда, аннан соңгы өч тәүлектә 14-16 июльдә салкынча һава торышы була. Төнлә һава температурасы 10-15, көндез 20-25 градус җылы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.