«Казань» журналы Казан Кремлендә узачак «Июль киче»нә чакыра
«Казань» журналы җәйге кичләр сериясен дәвам итә һәм теләге булганнарны «Июль киче»нә чакыра. Ул традиция буенча Казан Кремленең Гавәми урыннар (Присутственные места) ишегалдында узачак. Чара 18 июльдә була, 19.00 сәгатьтә башлана.
Кунаклар июль санының геройлары һәм авторлары белән таныша алачак. Редакция заманча әдәби процессның актуаль кисәкләрен тәкъдим итә.
Грушин фестивале лауреаты, Россиянең популяр җырчысы Эльмира Галеева Марина Цветаева, Олеся Балтусова, Федерико Гарсиа Лорка шигырьләренә җырлар башкарачак. Татарстанның атказанган артисты Лилия Чугунова үзенең яңа проектын — «Стиль» триосын тәкъдим итәчәк, аның репертуарында рус һәм чит ил классикасы бар.
«Казань» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альбина Абсәләмова саксофонист Евгений Соколов белән бергә яңа шигырьләр циклын тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, чара программасында Евгения Нестерова җитәкчелегендәге «Мама Миа» хоры чыгышы, авторлар белән аралашу һәм редакциядән берничә сюрприз бар.
Июль киченә керү ирекле.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының ишегалдында ачык һавада беренче җәйге концертын «Казань» журналы 13 июньдә үткәрде.
«Татар-информ» рус телендәге «Идель» журналының Милли китапханә террасасында лампалы опенэйр-кичә оештырачагын хәбәр иткән иде.