Яшел Үзән районында 70 яшьлек ир-ат батып үлгән
Яшел Үзән районындагы Октябрьский бистәсендә 70 яшьлек ир-ат батып үлгән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига «Медик-3» бакча ширкәтендә булган.
Урынга Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм 2нче Зональ эзләү-коткару отрядының водолаз төркеме килгән.