Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Миңнеханов Татарстан сәнәгате турында: Аны беркемгә дә таратып бетермәү мөһим булды

0
Миңнеханов Татарстан сәнәгате турында: Аны беркемгә дә таратып бетермәү мөһим булды

Татарстан, грамоталы җитәкчелек ярдәмендә, хәтта ил өчен иң авыр булган 90нчы елларда да, җитештерүне саклап калды гына түгел, ә арттырды да. Республика предприятиеләр белән идарә итүдә дәүләт катнашуын саклап калуга ориентлашты, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ОТР телеканалына биргән интервьюсында.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев ролен ассызыклады, ул куйган төп бурыч – тотрыклылыкны һәм сәнәгать потенциалын саклап калу. «Приватизация чорында да ниндидер үзенчәлек бар иде – кемгәдер таратып бетерергә түгел, ә дәүләт катнашын саклап калырга. Һәм бу үз нәтиҗәләрен бирде. Мин ул вакытта зур җитәкче түгел идем, ләкин бу зур җитәкчеләрнең эшен дәвам итүче булдым. Һәм бу юл бик дөрес булып чыкты, без беренче президентыбызга бик рәхмәтле», – диде ул.

Татарстан үз икътисадын үзгәртеп корырга өлгерде, чимал куәтләреннән тыш эшкәртү куәтләре дә барлыкка килде, дип өстәде ул. Бу эш нәтиҗәсендә былтыр сәнәгать продукциясе күләме буенча республика 5 триллион сумга якынлашты.

«Бу безнең хыялыбыз иде. Узган ел, быел без әлегә үсеш белән барабыз. Төп капиталга инвестицияләр дә, сәнәгать җитештерү күләме дә, авыл һәм төзелеш күләме буенча да. Барлык күрсәткечләр дә әлегә уңай динамика белән», – дип нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Россиянең иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) телеканалында Татарстанга багышланган махсус чыгарылыш күрсәтелде. Көн дәвамында тамашачыларга республиканың һәм аның башкаласының икътисады, сәнәгате һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






В Самаре началась проходка тоннеля до станции метро "Театральная"

Хуснуллин: к 2030 году в России предстоит построить почти 1 млрд метров жилья

Под посадку деревьев подготовлено более 10 гектаров почвы в Наро-Фоминском округе

Прокуратура организовала проверку по факту пролета воздушного судна над трассой М-8 в Подмосковье