Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Татарстан Рәисе: Партнерларыбыз дустанә түгелгә әверелгәч, Татарстанның роле артты

0
Татарстан Рәисе: Партнерларыбыз дустанә түгелгә әверелгәч, Татарстанның роле артты

Кайбер илләрне «дустанә булмаган» дәүләтләр исемлегенә керткәч, Көнчыгыш илләре белән тыгыз элемтәләре булган Татарстанның роле артты, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта Көнчыгыш илләре Россиягә һәм аның белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур кызыксыну күрсәтә, дип билгеләп үтте ул ОТР телеканалына биргән интервьюсында.

«Безнең ил өчен Көнчыгыш һәрвакыт кызыклы һәм мөһим булды. Бүген бу тагын да әһәмиятлерәк булып чыкты, чөнки безнең элеккеге партнерларыбыз дустанә түгелгә әверелде, һәм безнең караш гарәп дөньясына, Көнчыгышка, Кытайга тагын да җитдирәк юнәлде. Һәм монда безнең роль – республика, мәгариф үзәкләре роле - үзенең кирәк булуын күрсәтте», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2003 елда Президент Владимир Путин, Малайзиядә булганда, Россиягә Ислам Хезмәттәшлеге илләре оешмасына күзәтүче сыйфатында кушылырга кирәк дигән тәкъдиме белән чыкты.

«Бу вакыт эчендә без шуны күрәбез: кайбер илләр теге якта кебек булса да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасындагы безнең партнерларыбызның үз позицияләре бар һәм безнең элемтәләр сакланды», – дип белдерде ул.

Татарстан сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне шулай ук Фарсы култыгы һәм Көнчыгыш илләре ягына юнәлдерде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, бу юнәлештә республиканың зур потенциалы булуын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе белдергәнчә, теләсә кайсы төбәк җитәкчелегенә икътисади күрсәткечләргә генә түгел, халыкның тормыш сыйфатына да юнәлеш бирү мөһим һәм ул рейтингларда Татарстанның лидер булуы турындагы сорауга шаян әйтем белән җавап бирде.

  • Миңнеханов Татарстанның рейтингларда алдынгы булуы турында сорауга шаян җавап кайтарды
  • Миңнеханов М12 юлы турында: Без бу хакта хыялландык – декабрьдә Казанга хәтле юл ачылачакМиңнеханов Татарстан сәнәгате турында: Аны беркемгә дә таратып бетермәү мөһим булды



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






В Подмосковье 1,4 млн жителей прошли диспансеризацию и профосмотры с начала 2024 года

Всех переживут! Ученый объяснил, как спасти пионы от холода

Третий Всероссийский ИОТ-слёт пройдет 30–31 мая в Москве

Пустые оскорбления: состоялось первое слушание по делу Киркорова и Успенской