Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Чаллының «Җәмигъ» мәчетендә Корбан ашы үтте

0
Чаллының «Җәмигъ» мәчетендә Корбан ашы үтте

Чаллыда төзелеп килә торган «Җәмигъ» мәчетендә беренче тапкыр Коръән аятләре яңгырады. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев зурлап корбан ашы уздырды. Мәҗлескә мәчет төзелешендә актив катнашучылар: шәһәр мөхтәсибәте, хәйриячеләр, битараф булмаган шәһәрдәшләр чакырулы иде, дип яза «Шәһәр Чаллы» газетасы.

Исегезгә төшерәбез, «Җәмигъ» мәчете төзелеше турында 28 ел элек карар кылалар. Шул вакытта аңа «Сөембикә» атамасын бирәләр. 2009 елның көзендә беренче таш салына. 2010 елда төзелеш башлана, тик озак дәвам итми. 2017 елда гына Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашында төзелеш җанланып китә.

Бүгенге көндә мәчет гөмбәзләренә ярымайлар куелды. Бинаны тышлау өчен ак мәрмәр кайтартылды. Эшләр бер минутка да тынмый. Иганәчеләр саллы өлеш кертте, ди попечительлек советы җитәкчелеге.

«Җәмигъ» мәчете Татарстанда иң биек мәчет булырга тиеш. Манараларның биеклеге 82 метр тәшкил итәчәк, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Стало известно, сколько готовы потратить россияне на косметический ремонт

Московское море: каким оно было?

В конкурсе «Мисс Суздаль» в честь 1000-летия города победила девушка из Коврова

Четыре строителя получили травмы при обрушении опалубки на стройке в Петербурге