Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Башкортстанның өч районы һәм ике шәһәрендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде

0

Башкортстанда «Дюртюлимелиоводстрой» төбәк операторының хезмәт күрсәтү зонасына кергән берничә районда һәм шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Шул хактагы указны республика Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Анда әйтелгәнчә, каты коммуналь калдыкларны чыгару туктатылу сәбәпле, Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнары, шулай ук Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч яный, йогышлы авырулар таралу ихтималы да бар. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының көчләре һәм чаралары югары әзерлек режимында торырга тиеш. Гадәттән тыш хәл режимы махсус боерык чыкканчы гамәлдә булачак.

Искәртеп узабыз, «Башинформ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, «Дюртюлимелиоводстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен Башкортстан Республикасының 2нче эшчәнлек зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы статусыннан мәхрүм иткәннәр.

Халыкта һәм күзәтү органнарында әлеге компаниянең эшчәнлегенә карата күп кенә сораулар туган. Бу язда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росприроднадзор) «Дюртюлимелиоводстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эшчәнлек зонасында булган биш полигонда 30дан артык закон бозу очрагын ачыклаган, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко испытала проблемы после снятия Рыбакиной с турнира в Риме






Звезды российской эстрады поздравили молодоженов на Выставке “Россия”

Сценарии для любого торжества, праздника, корпоратива - квесты, ролевые игры, конкурсы. Ищем авторов сценариев.

Экс-игрок "Спартака" Бушманов: клубу нужен более опытный тренер, чем Слишкович

Народная артистка России Людмила Дугарова в главной роли в фильме Монголии