Тобольск шәһәрендә «Могҗиза базары» дип аталган татар мәдәнияте фестивале оештырыла
15 июль көнне Тобольск шәһәрендә «Могҗиза базары» дип аталган татар мәдәнияте фестивале узачак. Бу хакта Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.
Бәйрәмдә милли ишегаллары, декоратив кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителә, «Он –аш кисү» һәм «Себер бавырсагы» мастер-класслары оештырылачак. Шулай ук милли ашлар тәкъдим ителә, сәүдә рәтләре эшләячәк.
Концерт программасы да каралган. Шулай ук балалар өчен мәйданчыклар, «Ташларга татарча язу», «Туган ягыңны рәсемгә төшерү» кебек мастер класслар да эшләячәк.
Бәйрәм 12 сәгатьтә башлана.