Әлмәттә «Каракүз» фестивале башланды
Әлмәттә «Каракүз» этномәдәни бәйрәме башланды. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар тематик мастер-классларда катнаша, төрки халыкларның милли ризыкларын татып карый, Каракүз исемле кыз турында легенда белән таныша һәм танылган төркемнәр башкаруында этномузыка тыңлый ала.
«Фестиваль 5 августка кадәр дәвам итәчәк. Бүген этномәйданчык старт алды. Моннан берничә ел элек Әлмәттә, ярминкә оештырырга тәкъдим итеп, сугышны туктатуга ирешкән Каракүз исемле кыз турында легенда уйлап чыгардылар. Хәзер әлеге тарихка багышланган китап язылган һәм инде өченче ел рәттән фестиваль үткәрелә. Бу инде районның бренд чарасына әверелде. Без заманча шәһәрдә урта гасырлар чорын яңадан торгызабыз», - дип искәртте Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы рәисе, фестивальне оештыручы Тимур Кадыйров.
Фестиваль мәйданчыгын берничә зонага бүлгәннәр. Төп мәйданчыкта тамаша, төрле шәһәрләрдә ярминкәләр үткәрергә тәкъдим итеп, ике халык арасындагы сугышны туктаткан Каракүз атлы кыз турында риваять сөйләүдән башланды.
Этнобәйрәмнең төп оештыручысы ролендә «Татнефть»нең хәйрия фонды чыгыш ясады. Аның директоры Ренат Мамин белдергәнчә, чараның төп максаты – үз тамырларыңны һәм милли үзенчәлекне саклау.
Фестивальнең беренче көне зур концерт белән тәмамланды, анда заманча эшкәртүдәге этник мотивларга аерым игътибар бирелде.