Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 77 процентка үтәлгән
Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре – 77, шул исәптән сезонлы эшләр 80 процентка үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2023 елда капиталь ремонт программасы буенча барлыгы 751 торак йорт төзекләндерелергә тиеш. 180 йортка ремонт ясалган инде. Аерым алганда, соңгы ике атнада 13 муниципалитетта 44 бина тәртипкә китерелгән, дип искәртте докладчы.
Татарстанда капиталь ремонт буенча башка программалар да гамәлгә ашырыла. Әйтик, мәгариф өлкәсендә җиде программа эшли, алар 234 объектны колачлый.
43 мәктәпне капиталь ремонтлау буенча эшләр – 66, җиде балалар бакчасы буенча 64 процентка үтәлгән. Бу атнада Биектау районындагы бер балалар бакчасында ремонт төгәлләнгән. 143 мәктәп ашханәсен капиталь ремонтлау программасы 43 процентка башкарылган (агымдагы атнада Саба районында эшләр төгәлләнгән). Тугыз ресурс үзәгендә капиталь ремонт эшләре – 73, урта һөнәри белем бирү оешмасының дүрт тулай торагында 53 процентка үтәлгән, дип санап үтте министр. Сәламәтлек саклау өлкәсендә өч программа буенча 149 объект яңартыла. Беренчел звенога караган 118 учреждениедә эшләр 86 процентка үтәлгән. Моннан тыш, дүрт программа буенча 44 мәдәни объектта капиталь ремонт эшләре бара.