Ирина Волынец, туучылар санын арттыру өчен, дәүләт никах агентлыгы ачарга тәкъдим итте
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец республикадагы ялгыз кешеләр өчен дәүләт никах агентлыгы булдырырга тәкъдим итте. Ул мондый инициативаның ялгызлык проблемасын хәл итә һәм төбәктә туучылар санын арттыра алачагына ышана.
«Бушлай нигездә эшли торган дәүләт никах агентлыгы ачылса бик яхшы булыр иде. Коммерция нигезендә эшли торган никах агентлыклары бар бит. Ни өчен дәүләт хезмәте булдырмаска әле? Бездә мәшгульлек хезмәтләре бар, ә ни өчен танышулар хезмәте ачмаска? Бу хәтта зур финанс ресурслары да таләп итмәс иде, бары тик оештыру эшләре генә кирәк. Мин кешеләрнең анда мөрәҗәгать итәчәгенә ышанам», - дип белдерде Волынец «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.
Спикер ачыклык керткәнчә, зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең аралашу, мөнәсәбәтләр булдыру, үз парын эзләү өчен вакыты да, көче дә җитәрлек түгел. Кешеләр акча эшли һәм карьера төзи. Никах агентлыгы ачып, дәүләт 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында ялгызлык проблемасын өлешчә хәл итә алыр иде, дип саный балалар омбудсмены.