Россиядә туучылар саны быел икенче тапкыр арткан
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә май аенда туучылар саны, тулаем бер елны исәпкә алганда, 1,3 процентка арткан, быел инде икенче тапкыр шундый хәл күзәтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Моңа кадәр 2023 елда туучылар саны гыйнвар аенда 0,4 процентка арткан иде (2021 елның ноябреннән бирле беренче тапкыр). Статистика ведомствосы мәгълүматлары буенча, майда 104,5 мең сабый (2022 елның маенда – 103,2 меңгә якын) дөньяга килгән.
Россиядә гыйнвар-май айларында туучылар саны узган елдагы шул чор белән чагыштырганда 2,2 процентка кимегән: 2023 елның беренче биш аенда – 511,7 мең, узган елның шул чорында 523,2 мең сабый дөньяга аваз салган.
Агымдагы елның беренче биш аенда халыкны табигый кимүе – 236,7 мең, узган елның шул чорында 355 мең кеше тәшкил иткән. Шул рәвешле, гыйнвар-май айларында халыкның табигый кимүе, тулаем бер елны исәпкә алганда, 33 процентка азайган.