Илнең 56 төбәгеннән меңләгән спортчы Казанга Бөтенроссия урам уеннарына килде
Бүген «Урам» экстрим-паркындагы Яшьләр спорты үзәгендә Бөтенроссия урам уеннары башланды. Казанга спорт бәйрәменә илнең 56 төбәгеннән 1,2 меңгә якын спортчы килде. Чараны РФ Спорт министрлыгының Физик культура һәм массакүләм спорт департаменты директоры Максим Уразов ачты.
Ике көн дәвамында, 15-16 июльдә, Россиянең 56 субъектыннан, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Калининград, Әлмәт, Яшел Үзәннән килгән 1271 катнашучы спортның экстремаль төрләрендә үз осталыгын күрсәтәчәк. Быел спортчылар арасында 333 комплект медаль уйнатылачак. Турнирның приз фонды 4 миллион сум тәшкил итә.