Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Татарстан Эчкен авылында янгында зыян күргән фермерларга тракторлар бүләк итте

0
Татарстан Эчкен авылында янгында зыян күргән фермерларга тракторлар бүләк итте

Курган өлкәсе Эчкен авылында булган көчле янгында йорт-җирләре белән бергә техникалары да янган фермерларга Татарстан тракторлар бүләк итте.

Бөртекле культура үстерү белән шөгыльләнгән Ринат Сәфәров белән Кәлимулла Минегәрәевнең янгын вакытында икмәкләре дә янып беткән. Милли Шураның күчмә утырышы алдыннан фермерларга тракторлар бүләк иттеләр.

Ринат Сәфәров

Фото: © Энҗе Габдуллина

2000 нче елдан бирле фермерлык белән шөгыльләнгән Ринат Сәфәровка МТЗ-80 тракторы бирделәр.

«Нигездә, бодай утыртабыз. Элек борчак, арпа да үстердек. Берничә ел элек майлы культураларга керештек. Быел яңгырлар юк бездә, бераз начаррак. Аллаһ бирса, бераз уңыш алсак, бәлки уңып китәрбез. Янгын өйне, тракторымны алып китте. Татарстан булыша, зур рәхмәт», - диде Ринат Сәфәров.

Кәлимулла Минегәрәев

Фото: © Энҗе Габдуллина

Кәлимулла Минегәрәевкә МТЗ-82 тракторын бүләк иттеләр. Аңа йортны да Татарстан салып бирергә вәгъдә биргән.

«Янгында бодаем янып бетте. Шул бодайны сатып, трактор алырмын дигән идем. Хыялым чынга ашты: миңа Татарстан трактор алып килде. Хатыным белән гел: «Бу өй безгә бик зур, кечерәк кирәк», - дип әйтә идек. Аллаһы Тәгалә ишетте. Татарстанны көтәм, миңа йорт салып бирәбез, диделәр», - диде Кәлимулла Минегәрәев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады






Пауза затянулась: Леус рассказал о возвращении магнитной бури на Земле

Тороп берет: как вратарь ЦСКА повлиял на расклад в чемпионской гонке

Московское море: каким оно было?

Бурятский госцирк представил новое руководство: Театр и цирк, Россия и культура, дети