Алабугада Мәдәният идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр
8 июльдә, Алабуга шәһәр киңәшмәсендә район башкарма комитеты Мәдәният идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим иттеләр. Аны Диләрә Камалова җитәкләячәк. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев аны котлады һәм иҗади уңышлар теләде, диелә хәбәрдә.
Диләрә Камалова Чаллының Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятен «Академия хоры артисты» белгечлеге буенча тәмамлаган. Аннары ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә «опера җырчысы» белгечлеге буенча белем алган. ТР Дәүләт камера хорында эшләгән, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты.