Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Казанда БРИКС саммиты үткәрү буенча республика оештыру комитеты төзелә

0
Казанда БРИКС саммиты үткәрү буенча республика оештыру комитеты төзелә

2024 елда Татарстанда Россия рәислеге кысаларында БРИКС берләшмәләрендә чаралар әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты төзелә. 44 кешедән торган оештыру комитетын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли, дип хәбәр ителә коррупциягә каршы экспертиза сайтында басылып чыккан указда.

Оештыру комитетының төп бурычлары – БРИКС чараларының республика планын эшләү һәм раслау, планнарны тормышка ашыруны анализлау, аларны башкаруны контрольдә тоту, дәүләт хакимияте органнары хезмәттәшлеген оештыру буенча тәкъдимнәр эшләү һәм башкалар.

Республика оештыру комитеты хакимият органнарыннан мәгълүмат соратып алырга, мәсьәләләрне хәл итү өчен эш төркемнәре булдырырга, үзенең утырышларына билгеләнгән тәртиптә җитәкчеләрне һәм хакимият органнарының башка вәкилләрен чакырырга мөмкин.

Оештыру комитеты рәисе булы Рөстәм Миңнеханов билгеләнә, аның урынбасарлары – вице-премьер Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров. Шулай ук оештыру комитеты составына Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әглиуллин, төзелеш министры Марат Айзатуллин һәм башкалар керә.

Искәртеп үтик, апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин 2014 елда БРИКС саммитын Казанда уздыру турында указ имзалады. Рәислек чаралары Россиянең 15 шәһәрендә узачак. Татарстан башкаласында узачак «бишлек» дәүләтләре башлыклары саммиты үзәк чара булачак. Төп мәйданчык буларак «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге билгеләгән.

Июнь аенда Песошин Казанның БРИКС саммитын уздыруга тиешле дәрәҗәдә әзерлеген раслады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






На выезде с Южной рокады на МСД идет строительство четырех путепроводов

Забег в поддержку команды по адаптивному хоккею пройдет в Подольске

Нижегородцы вошли в топ-20 активных участников «Бессмертного полка»

Вернуть молодежь в село – одна из важнейших задач для сельских территорий России, считают в СФ