Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Диния нәзарәте Алексеевскида кабер ташларына зыян салучыларның гамәлләрен гаепләде

0
Диния нәзарәте Алексеевскида кабер ташларына зыян салучыларның гамәлләрен гаепләде

Татарстан мөфтияте Татарстанның Алексеевск районында православие зиратындагы берничә кабер ташына зыян салучыларның гамәлләрен катгый гаепли. Бу явызлыкны кем генә эшләсә дә, аларны акларлык сәбәп юк. Дини кануннар буенча да, Россия законнары буенча да.

Пәйгамбәребезнең с.г.в. хәдисләрендә һәм бөек мөселман галимнәренең китапларында зиярәт кылу әдәпләре һәм кабер ияләренә хөрмәт белән карау турында хәбәр ителә. Һичшиксез, мәрхүмнәрне искә алганда, кешеләр шуны белеп торырга тиеш: кылган гамәлләре өчен һәркемгә Аллаһы Тәгалә каршында гадел рәвештә җавап бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә бу очракта гаепле кешеләр табылыр һәм алар җаваплылыкка тартылыр, дип өметләнәбез, дип яза ТР Диния нәзарәте сайты.

Һәр диндә, шул исәптән исламда да, мәрхүмнәрнең каберләрен мәсхәрәләү катгый тыела. Мондый золымны кылучыларның калебләрендә иман да, изгелек тә юк.

Без православие динен тотучы вәкилләрнең борчулы хисләрен уртаклашабыз һәм, кабер ташларын торгызу карарын кабул иткәне өчен, республика хакимият органнарына рәхмәт белдерәбез.

Республика җитәкчелегенең зыян күргән каберлекләрне тәртипкә китерергә һәм гаеплеләрне җәзага тартырга кирәк дигән принципиаль карашы Татарстанда күпгасырлык милләтара һәм динара татулыкны саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной






Славянский праздник Пролетье 14 мая 2024 года интересен своими приметами и традициями

Десять домов по программе реновации оформлены в ВАО ...

Ветеран Афганистана из Бурятии принял участие в параде Победы на Красной площади

Вильфанд объяснил, почему с начала мая в России так холодно