Казанның Вишневский урамында «Жигули» тракторга бәрелгән, машина йөртүчесе зыян күргән
Казанның Вишневский урамында җиңел машина һәм трактор катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясенең Казан идарәсендә хәбәр иттеләр.
Һәлакәт Яңа Савин районы юнәлешендә булган. «ВАЗ 2107» автомобиле белән идарә итүче 22 яшьлек егет тракторга бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе зыян күргән. Хәзерге вакытта табиблар «ВАЗ 2107» машинасында утырган тагын ике кешене тикшерә.