Татарстанда беренчел күчемсез милек базарына ихтыяҗ кимегән, ә икенчел торакка арткан
Татарстанда беренчел күчемсез милек базарына ихтыяҗ 19 процентка кимеде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Илнур Хисмәтуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, беренче ярты елда республикада өлешләп төзелештә катнашу өчен 8,8 мең килешү теркәлгән.
Шул ук вакытта Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, «әгәр айлар буенча карасаң, агымдагы елның маенда һәм июнендә, 2022 ел белән чагыштырганда, ихтыяҗ 2,5 тапкырдан күбрәккә арткан».
Май аенда өлешләп төзелештә катнашу буенча 1,4 мең килешү (2022 елның беренче яртыеллыгында - 687), июньдә 1,9 мең килешү (узган елның шул ук чорында - 721) теркәлгән.
Ә менә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча икенчел милек базарында ихтыяҗ 8,2 процентка арткан. Анда теркәлгән килешүләр саны 102,8 меңнән артып киткән. Шуларның 42,5 меңнән артыгы торак биналарга, 48 меңнән артыгы җир кишәрлекләренә, ә тагын 4,5 меңе торак булмаган биналарга туры килгән. Үсешнең күп өлешен, 20 процентын нәкъ менә торак тәэмин иткән.