Казан спортчысы билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында бронза медаль алды
Казанның «Ракета» физкультура-спорт берләшмәсе олимпия резервындагы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчесе Диләрә Латыйпова ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты призеры булды.
Ярышлар 12 июльдән 16 июльгә кадәр Астанада узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр иткәнчә, тренер Азат Әхәтов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Диләрә Латыйпова бронза медаль яулады. Ярышларда дөньяның 30 иленнән килгән спортчы көч сынашты.