Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәрби комиссариатларында уңайлы шартлар булдырырга кушты
Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча капиталь ремонт программасына Татарстанның 13 хәрби комиссариаты бинасы керде. Аларны яңартуга якынча 500 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
«Бу (хәрби комиссариатларның хәле - Т-и иск.) - заманның аерым таләбе, ил шуның белән очрашты. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре өчен шартлар тудыру һәм чакырылучы, кире кайтучы барлык егетләргә дә уңайлы булсын өчен, бу юнәлештә аерым ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте», – дип сөйләде спикер.
Фролов сүзләренчә, озак еллар хәрби комиссариатлар капиталь ремонт программаларыннан читтә калган.