Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресендә татар-мишәр биюенә өйрәтәчәкләр

0
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресендә татар-мишәр биюенә өйрәтәчәкләр

Иртәгә Кабан күле буенда Казан халкын һәм кунакларын татар-мишәр биюенең үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнашучыларны җанлы музыка һәм мастер-класслар көтә.

«Типтереп бию» программасы биючеләр перформансыннан башланачак. Аннары халык яңгырашлары, милли кием һәм мишәр биюенең үзенчәлекләре, шулай ук бию уеннары белән таныштыру планлаштырыла.

Җанлы музыканы талантлы инструменталистлар командасы тәкъдим итәчәк: Айдар Габдрәхимов (саф, джембо һәм удар җайланмасы), Ильяс Фәрхуллин (курай, тальян, гармун) һәм «Риваят» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин (баян), дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Мастер-классларны уен форматында профессиональ биючеләр үткәрәчәк: педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты Руслан Хәбибуллин, педагог-балетмейстер һәм «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин. Бию кичәсен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып барачак.

Очрашу 18:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр парковкасы астында башлана.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Узган сезоннардан аермалы буларак, быел аны тулысынча татар бию төрләрен өйрәнүгә багышладылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко испытала проблемы после снятия Рыбакиной с турнира в Риме






«Если найдут это с 14 мая – придется попрощаться с автомобилем»: водителей ждет неприятный сюрприз

Умер академик РАН и доктор филологических наук Юрий Апресян

Как работает AML Quppy Bot. Ключевые особенности и функциональность

В САРАТОВСКОЙ ОБЛАСТИ СОТРУДНИКИ СОБР «ВОЛКОДАВ» УПРАВЛЕНИЯ РОСГВАРДИИ ПО САРАТОВСКОЙ ОБЛАСТИ ПРИНЯЛИ УЧАСТИЕ В ВЕЛОПРОБЕГЕ, ПОСВЯЩЕННОМ 79 ГОДОВЩИНЕ ДНЯ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОЙ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОЙНЕ