Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпләрдә урыннар булмау турында 130 шикаять килгән
Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналардан мәктәпләрдә урыннар булмау турында йөздән артык мөрәҗәгать алган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова хәбәр итте.
«Мәгариф һәм фән министрлыгына 1 гыйнвардан бирле бүгенге көнгә кадәр беренче класска керү буенча 500дән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Гаризаларның төп өлеше кабул итүгә кагылышлы аңлатмаларга бәйле, алар марттан июньгә кадәр җибәрелгән. Икенче дулкында, 6 июльдән соң, 130 гариза килде, алар буш урыннар булмау белән бәйле», – дип сөйләде спикер.
Питрәч районыннан – 125, Әлмәт районыннан – 21 һәм Лаеш районыннан – 10 мөрәҗәгать килгән.
Аерым алганда, Питрәч районыннан мәктәпкә кабул итүдән баш тарту турында 323 гариза килгән, шул исәптән 176 очрак – беренче класска, 147 очрак – 2 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр мәктәпкә алуга кагыла. «Кичә бу балаларны кабул итү турында боерык чыгарылды. Ата-аналарга кабул итү турында шалтыратып хәбәр иттеләр», – диде Захарова.
Быел Татарстанда барлыгы 57 меңнән артык баланы беренче класска кабул итәргә ниятлиләр.