Татарстан сәламәтлек саклау министры Актаныш үзәк хастаханәсендә булды
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин бүген Актаныш үзәк хастаханәсенең бүлекләрендә булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Марсель Миңнуллин район үзәк хастаханәсенең эшчәнлеген, халыкны дәвалау ысулларын, төрле категорияле белгечләрнең эшен югары бәяләде, заман сулышын тоеп саулык сагында торуны ассызыклады.