Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Шәймиев Рөстәм Хәйруллин күргәзмәсе белән танышты

0

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында ачылган «Табигать. Шәһәр. Яз» фотокүргәзмәсе белән танышты. Аның өчен экскурсияне экспозиция авторы Рөстәм Хәйруллин үткәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәймиев билгеләп үткәнчә, әлеге күргәзмә табиб һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры буларак билгеле Хәйруллинны яңа яктан ача.

«Талантлы кеше бар яктан да талантлы. Рөстәм Хәйруллин – шуның ачык мисалы. Ул менә дигән доктор да, оста рәссам да», - дип искәртте ул һәм экспозицияне «сокландыргыч күргәзмә» дип бәяләде.

Рөстәм Хәйруллин кунакны күргәзмә белән таныштырды һәм фотоларның тарихы, Татарстан, Россия һәм дөньяның төрле нокталарында матур урыннарны фотога төшерүе турында сөйләде. Автор искәрткәнчә, фотография белән мавыгу аның үзен күрсәтү мөмкинлегенә һәм төп эше өчен илһам чыганагына әверелгән.

Искәртеп узабыз, Рөстәм Хәйруллинның 70 эше урын алган экспозиция белән 6 августка кадәр танышырга мөмкин.

Рөстәм Хәйруллин – «Россия суы» фотоконкурсы, «Фотопризер» халыкара бәйгесе, 35AWARDS конкурсы җиңүчесе, Рус география җәмгыяте проектларының катнашучысы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






Масштабирование дизайнера: опыт работы в международных компаниях премиум-класса

Лучшие фильмы Международного фестиваля правильного кино назвали в Музее Победы

Автомотопробег по местам боевой славы прошел в Дмитрове

Таня Василькова расскажет (и покажет) «Как прожить в браке без брака»