Татарстанда пилотсыз очкычлар җибәргән өчен 500 мең сумга кадәр штраф салыначак
База әзерлеге режимы гамәлдә булган чорда пилотсыз очкычлар җибәргән өчен Татарстанда штрафлар кертелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый закон имзалады.
Гражданнар өчен штраф күләме 1-4 мең сум тәшкил итәчәк, вазифаи затларга – 15-40 мең һәм юридик затлар өчен 200 меңнән 300 меңгә кадәр булачак. Кабат хокук бозган очракта җәза катгыйлана, ягъни физик затлар өчен сумма 5 мең сумга кадәр арта. Вазифаи затлар 50 мең сумга кадәр, ә юридик затлар ярты миллион сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак.
«Әлеге закон рәсми төстә басылып чыгып 10 көн узганнан соң үз көченә керә», – диелә Татарстан җитәкчесе сайтында урнаштырылган документта.
Чара Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә җинаять җәзасы яисә административ җаваплылык каралмаган гамәлләргә кагыла.
Хокук бозучыларга карата беркетмәләрне Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре төзиячәк.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда пилотсыз очкычларны куллану узган елның ноябреннән тыелды.