Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Болгар җире өч көн дәвамында этномода күрсәтү үзәгенә әверелде

0
Болгар җире өч көн дәвамында этномода күрсәтү үзәгенә әверелде

Болгарда «Яңарыш: Эпосның заманча укылышы» фестивале уза. Аның кысаларында «Яшәү рәвеше – мәдәни код» дигән халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать этно-fashion фестивалендә мода күрсәтелә. Быел ул Болгар музей-тыюлыгының Хан сарае конструкциясенә күчте. Этномода өч көн дәвасында күрсәтеләчәк.

Кичә фестиваль кысаларында 25 дизайнер үз коллекциясен тәкъдим итте.

Мода күрсәтү Азәрбәйҗан кунагы Фәхретдин Сәлим башкаруында «Коркут дәдә» дастанының прологы белән башланып китте.

Коллекция «Мисс Татарстана» агентлыгы җитәкчесе Изольда Сахарова куелышында күрсәтелә. Музыкаль бизәлешне Ислам Вәлиев әзерләде. Һәр коллекция үз халкының бренды булган музыка белән үрелеп барды. Илдар Кыямов алып барган тамашада этностильдә ясалган костюмнарны күрсәтергә кырыктан артык кыз һәм егет чыкты.

Фестивальдә Россия регионнарыннан барлыгы 63 дизайнер катнаша. Алар – Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Саха Якутия Республикасы, Ханты-Манси округы, Карелия, Самара өлкәсе, Красноярск крае, Иркутск өлкәсе, Пенза өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Краснодар крае, Ставрополь крае, Мурманск һәм Мәскү шәһәреннән.

Шулай ук 8 чит илдән – Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Катар, Һиндстан һәм Бахрейннан дизайнерлар бар.

  • Болгарда 9 көн двамында фестиваль гөрли. Бүген аның сигезенче көне. Мәдәни программада төрле халыкларның театральләштерелгән дастаннары башкарыла, «Ага базар»да 100дән артык һөнәрче үз товарларын тәкъдим итә.
  • Фестиваль проекты Россия Президенты мәдәният инициативалары грант конкурсында жинеп чыкты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова вылетела с турнира в Риме






Леденящее душу преступление в Приморье стало явным после 11-летней давности

Грузоперевозки в РФ упали на 10% из-за проблем в расчетах с Китаем

Посол РФ сообщил о планах властей Маврикия внедрить карты «Мир»

6-летний сын актрисы Марианы Дердерьян погиб при пожаре из-за решеток на окнах