Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Миңнеханов: Махсус операциядә катнашучыларның үтенечен оператив тәртиптә хәл итәргә кирәк

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүне оештыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

«Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Хәрби частьләр графигы буенча хәрбиләр оешкан төркемнәр белән кыска вакытлы ялга кайталар. Район һәм шәһәр башлыкларына хәрби хезмәткәрләрнең үтенечләренә үз вакытында җавап бирергә һәм аларны оператив тәртиптә кире киткәнчегә кадәр хәл итәргә кирәк. Шулай ук хәрби хезмәткәрләр катнашында очрашулар һәм ачык чаралар оештырырга», – диде республика җитәкчесе.

«Гаиләнең бергә булырга вакыты булсын өчен эш бирүче тарафыннан хәрбиләрнең якын туганнарына яллар бирү бик мөһим. <…> Бу тема бик мөһим, бернинди тоткарлыклар булмаска тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын бакчаларда, мәктәпләрдә урын белән тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр беренче чиратта хәл ителергә тиеш», – дип искәртте Миңнеханов.

«Махсус хәрби операциядә катнашканнан соң дәвалану, тернәкләндерү узучыларга, комиссияләнүчеләргә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр инвалидларына аерым игътибар итүегезне сорыйм. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы җитәкчеләренә махсус хәрби операциядә катнашучыларга урыннарда медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүне оештыруны шәхсән контрольдә тотарга кирәк (...)», – дип йөкләмә бирде республика җитәкчесе.

«Интернетта протезлар буенча сораулар бар иде. Әлбәттә, бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, бу бик мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






В угольную отрасль Кузбасса в 2024 г. планируют вложить более 135 млрд руб.

В Центр спасения медвежат-сирот привезли детеныша из Новосибирской области

Какой сегодня, 12 мая 2024 года, отмечают праздник в России и мире

Художник из Балашихи нарисовал граффити ко Дню Победы