Түбән Кама районында юлларны ремонтлауга 300 млн сумнан артык акча бирелә
Түбән Кама районында юлларны төзекләндерүгә 303 млн сумга якын акча биреләчәк. Бу мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында чыкты. Подрядчы сайлау буенча ачык электрон конкурс башланды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Барлыгы 1,250 км юлны ремонтларга, тагын 171 кв. м юлга билге ясарга кирәк. Эшләрне 2023 елның ахырына тәмамларга планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада Тынычлык проспектында һәм Вокзал урамында ремонт дәвам итә. Эшләр тәмамланганнан соң Төзүчеләр-Тынычлык проспекты боҗрасы буенча транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.