Болгарның Хан сараенда икенче көн этноколлекцияләр күрсәтелде
Этномода коллекциясе күрсәтелүен карарга Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.
Болгарга «Яңарыш: Эпосның заманча укылышы» фестивале программасына кергән «Яшәү рәвеше – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать этно-fashion фестиваленең мода күрсәтүләренә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.
Быел этно-fashion күрсәтүләр Болгар музей-тыюлыгының Хан сарае конструкциясенә күчте. Бүген этномода күрсәтүләрнең икенче көне.
Бүген Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Катар илләреннән, шулай ук, Ингушетия, Тыва, Алтай, Башкортстан Республикаларыннан, Казаннан һәм Мәскәүдән килгән 22 дизайнер үз коллекциясен тәкъдим итте.
Этно коллекцияләрне күрсәтү «Бюро Бану» брендының «Риваять» коллекциясе белән башланып китте.
Фестивальдә Россия регионнарыннан барлыгы 63 дизайнер катнаша. Алар – Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Саха Якутия Республикасы, Ханты-Манси округы, Карелия, Самара өлкәсе, Красноярск крае, Иркутск өлкәсе, Пенза өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Краснодар крае, Ставрополь крае, Мурманск һәм Мәскәү шәһәрләреннән.
Шулай ук 8 чит ил – Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Катар, Һиндстан, һәм Бахрейннан дизайнерлар бар.
Онлайн трансляция