Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Мәскәүдә армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар

0
Мәскәүдә армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар

Бүген Мәскәүдә армия генералы Мәхмүт Гәрәев каберенә чәчәкләр салу тантанасы булды. Танылган хәрби җитәкчене искә алырга Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Саклану министрлыгы, Хәрби фәннәр академиясе вәкилләре, генералның туганнары, дуслары һәм якыннары, яшь армиячеләр килде. Бу хакта вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана юбилей датасына багышланды – бүген Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулды. Равил Әхмәтшин искә алганча, вафатына берничә ай кала генерал Офицерлар клубындагы очрашуда чыгыш ясаганда: «Безнең буын китә, әмма сез беркайчан да тарихны яңадан язарга юл куймагыз!» - дигән теләген җиткергән.

Вакыт Мәхмүт Гәрәевнең сүзләре никадәр дөрес булуын күрсәтте, диде вәкаләтле вәкил. «Бүген безнең егетләр батырлык үрнәге күрсәтә. Алар ата-бабаларының боерыкларына тугры», - дип искәртте Әхмәтшин.

Офицерлар клубы рәисе, генерал-полковник Валерий Баранов билгеләп үткәнчә, Мәхмүт Гәрәев тарихны бозып күрсәтүгә каршы актив көрәш алып барган, Икенче бөтендөнья сугышы турындагы хакыйкатьне яшь буынга җиткерергә тырышкан.

Хәрби җитәкченең фәнни һәм теоретик хезмәтләре Россия Кораллы көчләре һәм ил тарихы үсешенә сизелерлек өлеш кертте, диде Хәрби фәннәр академиясенең беренче вице-президенты Николай Турко. Гәрәев башта – совет, аннары Россия армиясе формалашу һәм ныгуының турыдан-туры шаһиты һәм катнашучысы була.

Үз тормышын хәрби эшкә багышлап – ул совет һәм Россия армиясендә ярты гасырдан артык хезмәт итә – Гәрәев кызыл армиячедән алып Генераль штаб башлыгына кадәр гаять зур юл узды. Ул алты сугышта һәм кораллы конфликтларда катнашты. Хәтта отставкага чыккач та эшен дәвам итте һәм армияне төзүдә булышты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Телеведущая Тина Канделаки опубликовала фото студенческих времен

Москва экспортирует сладости в 50 стран мира

RT: водитель упавшего в Мойку автобуса ранее работал контролёром и курьером

Монсон заявил, что его спортивная карьера практически завершена