Татарстан вәкилләре Севастопольне саклаучылар мемориалына чәчәкләр салды
Татарстанның вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Хәрби-диңгез флоты көнендә «1941-1942 елларда Севастопольне Геройларча саклау мемориалы»на чәчәкләр куйды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасыннан тантанада шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстанның Кырымдагы Даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов катнашты.
Искәртеп үтәбез, Равил Әхмәтшин Россия Хәрби-диңгез флоты көне кысаларында ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Севастопольдә була, анда Кара диңгез флоты командованиесе һәм республикадан хәрби хезмәткәрләр белән очраша, истәлекле чараларда катнаша.