Питрәчтә «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале булды
Бүген Питрәч районында җиденче тапкыр «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале булды. Быел фестиваль 2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Анда Теләче районы яшьләре дә әлеге чарада катнаша. Команда составы - Рафил Хәкимов, Алмаз Саетов, Мөхәммәт Хәбибуллин, Данир Мөлеков, Рамилә Дәүләтшина, Сәринә Юсупова, Лилия Сабирҗанова. Әлеге команда, унбер район арасында, «Богатырские забавы» дип исемләнгән ярышта беренче урынга лаек булды.
Шулай ук, аерым номинациядә Раил Мараков белән Рамилә Дәүләтшина җиңү яулап, Мәскәү шәһәренә юллама отканнар.