Путин әти кешеләрнең алимент таләп итү хокукы турындагы законны имзалады
Фактта баланы туганнан алып өч ел дәвамында караучы әти кешеләргә хатыннарыннан һәм элеккеге хатыннарыннан алимент таләп итү хокукы бирелә. Бүген Россия Президенты Владимир Путин шул хакта тиешле законны имзалады. Бу турыда ТАСС яза.
Яңа закон Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертә. Моңа кадәр үзе өчен алиментны йөклелек вакытында һәм уртак бала туганнан алып 3 яшькә җиткәнгә кадәр хатын-кызлар (хатыннар һәм элеккеге хатыннар) гына таләп итә ала иде. Бу хокук ир-атларга кайсыбер шартларда (ул пенсия яшенә җитсә, эшкә яраксыз булса яки уртак бала инвалид булса) гына бирелде.
Яңа закон буенча, «уртак баланы туганнан алып 3 яшькә кадәр фактта тәрбияләүче ир» суд тәртибендә алимент таләп итә ала, диелә хәбәрдә.