(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», «Мәгариф», Ирек Нигъмәти).Җир йөзендә балалар елмаюыннан да олырак бәхет юктыр ул. Сабыйлар көлүе йортка шатлык иңдерә, күңелдәге борчу-мәшәкатьләрне оныттыра. Шуңамы, балачак иленең иң матур бәйрәме — Халыкара балаларны яклау көне дә җәйнең иң беренче, кояшның иң якты, иң нурлы көненә — 1 нче июньгә билгеләнгән. Әмма бәйрәм рухыннан бөтен галәм яктырган мәлдә атамадагы «яклау» сүзе, бер карасаң, Тукай әйтмешли, җиде күгәрчен арасындагы бер чәүкә булып күренә сыман. Читать дальше...