(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан вакцинация үтүчеләргә өч көн ял бирергә тәкъдим иттеләр. Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка һәм Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы спикерлары Валентина Матвиенкога һәм Вячеслав Володинга шундый тәкъдим белән социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты белгечләре мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА Новости. "Һичшиксез, закон нигезендә беркетелгән прививкадан соң бирелә торган өстәмә ял көннәре коронавирустан вакцина ясатучылар санын сизелерлек арттыра алыр иде. Бу исә, үз чиратында, коллектив иммунитетның артуына ярдәм итәчәк», — дип саный мөрәҗәгать авторлары.