Путин: пандемия куркынычы янаганда кулланыла торган гамәлләр алгоритмы булырга тиеш
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында тупланган тәҗрибәне киләчәктә шушындый куркынычлар янаган очракта гамәлләр алгоритмын булдыру өчен файдаланырга кирәк. Россия Иминлек советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, пандемия дөньяның күп кенә илләрендә җитди чикләүләр кертергә мәҗбүр итте. Бу иҗтимагый тормышка, чикләрне ябуга, эшлекле активлыкка кагыла. Президент әйтүенчә, Россиядә гражданнарга һәм икътисадка ярдәм итү өчен масштаблы җитди чаралар тормышка ашырылды, дип яза РИА Новости. «Әмма мондый шартларда, әлбәттә, планнарны һәм программаларны тиз арада төзәтү һәм аларга өстәмәләр кертү мөһим», — диде дәүләт башлыгы. Президент әйткәнчә, киләчәктә мондый куркынычлар кабатланса, «кулдан идарә итүне» түгел, ә автомат режимдагы гамәлләр алгоритмын кулланырга кирәк.