Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Май
2024

Новости за 02.05.2024

Туңдырма төягән машина бәйрәм иткән балалар өстенә менгән: дистәләгән бала кан эчендә ята

Intertat.ru 

Бүген Кыргызстанда куркыныч фаҗига булды. Балалар «Манос» эпосына багышланган республика конкурсына җыела. Бәйрәмгә «Хуандай» мини-йөк машинасында туңдырма алып киләләр. Балалар калкулык итәгенә җыела, Кыргызстан байрагын күтәреп, бәйрәм итә башлыйлар. Йөртүче машинасын, тормозга куймыйча, тау башлында калдыра. Бер мәлдә машина аска төшеп китә һәм балалар өстенә менә.

Читать дальше...

«Исерек егет «Мерседес»та очып чыкты». Авариядә үлгән ир белән хатынның биш баласы ятим

Intertat.ru 

29 апрельдә Яңа Мәскәүдә юл һәлакәтендә ир белән хатын һәлак булган. Аларның 5 нәни баласы ятим калган. Авария китереп чыгарган йөртүче соңгы ярты елда 32 тапкыр юл кагыйдәләре бозган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Читать дальше...

Равил Галиев: «Минем башкалар белән йөргән юк әле, йөреп карыйсым килә»

Intertat.ru 

Резеда Шәрәфиева һәм Равил Галиевлар – аерылмас дуэт. «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруына артистлар үзләренең уртак иҗаты, дуэтларының үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.

Читать дальше...

Экология милли ризыкка да кагыла: экостанция ачылышында итсез өчпочмак тәкъдим ителде

Intertat.ru 

Казанда беренче экостанция ачылды, һәм экологиягә сакчыл карашны популярлаштырган зур чара үтте. Хәер, экологик чаралар хәзерге көндә күп үтә, кайсылары чын-чыннан абсурд та була. Ә әлеге чара нинди икәнен «Интертат» журналисты репортажыннан хәбәрдар булырсыз!

3 майга һава торышы һәм ай календаре

Intertat.ru 

3 майда Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр, җепшек кар һәм кар явачак. Көндез дә яңгырлы һава торышы була, кар һәм җепшек кар явачак. Көнбатыштан, төньяктан 6-11, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Көндез җил тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр үк җитә. Төнлә һәм иртән һава температурасы 0..+3˚, урыны белән -2˚ градуска кадәр суытачак. Көндез +2..+7˚ градус. Юлларда урыны белнә бозлавык булырга мөмкин.

Читать дальше...



Федераль эзләүдәге Илүсә Фәләхова элемтәгә чыккан: үзе ябыккан, улы үскән

Intertat.ru 

Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева социаль челтәрдә 2 айга югалып торган иде. Шушы көннәрдә ул язылучылары белән элемтәгә чыкты. Аның кәефе шәп.

Читать дальше...

Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәкчә «Голос»та: «Фәррух Закиров миңа борылырга тиеш түгел иде»

Intertat.ru 

Ерак 2015 елда Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Голос. Дети» проектында катнашып, финалга узган иде. Менә 10 елга якын вакыт узганнан соң, ул кабат үзен әлеге бәйгедә сынап карарга булган. Бу юлы Ташкентта. Ни өчен Сәидә Мөхәммәтҗанованың Үзбәкстанның «Ovoz» шоуында катнашырга булуы, жюри әгъзалары фикере турында – «Интертат» язмасында.

Кузгалактан бәлеш рецептлары

Intertat.ru 

Яз башында витаминлы ризык яратучылар яшел суган, кычыткан, кузгалактан һ.б. төрле ризыклар пешереп сыйланып калырга тырыша. Сезгә дә кузгалак пирогы пешерү өчен берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Читать дальше...

«Үзәк өзгеч саубуллашу мизгелләре» – Чулпан Йосыпова туганын СВОга озаткан

Intertat.ru 

Чулпан Йосыпованың әнисенең энесе махсус хәрби операциягә киткән. Саубуллашырга туганнары җыелган, хәрби олысын, кечесен кочаклый. Озатучы ир-атларның да күзләре яшьләнгән.

Читать дальше...

«Ул гашыйк, бу тәгаен шулай» – Алинә Заһитованың яңа фотосессиясе тирәсендә шау-шу чыккан

Intertat.ru 

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова кафе-барда фотосессия ясаган. Анда спортчының изүе ачык, итәгенең ерыгы ботына кадәр җиткән. Әлеге матурлыктан гаеп табучылар, алардан спортчыны яклаучылар табылган.

Читать дальше...

Яз акылдан шаштыра: Психиатр сезонлы психик авырулар турында сөйләде

Intertat.ru 

Яз килү белән психик авырулар да кискенләшә. Табиблар сүзләренчә, ел фасыллары алмашу бар кешегә дә тәэсир итә. Сәламәт кеше моны кәеф үзгәрешләре белән уздырып җибәрсә, психикалары зәгыйфь булган кешеләрдә шизофрения һәм биполяр авыру рецидивлары барлыкка килә. Ни өчен яз килү психикага бәрә, һәм мондый авыр вакытта сәламәтлекне ничек сакларга?

Казан урамында йөрүчеләргә һөҗүм иткән егетләрне эзлиләр (видео)

Intertat.ru 

Казандагы Имәнлек урамында йөрүче кешеләргә һөҗүм иткән егетләр төркемен эзлиләр. Әлеге хәл 30 апрельдә булган. Биредә медицина битлекләре кигән егетләр узып баручыларга ташлана. Бу турыда «Татарстан-24» каналы хәбәр итте.

Читать дальше...

Башкортстанның популяр артисты өйләнгән

Intertat.ru 

«Ябай малай» псевдонимы белән танылган Ямил Байморзин кәләш алуы турында хәбәр иткән, дип яза «Торатау» гәзите сайты. Ябай малай «Яңы ғаилә. Баймырҙиндар ғаиләһе. Ғаилә йылы-24» хештегы белән никах киемендәге фото урнаштырган.

Читать дальше...

«Аллаһ боерса» апа: «Канымда рак таптылар. Бик җитди авырдым»

Intertat.ru 

Можга шәһәренең «Дубитель» мәдәният йортына баргач, биредә татар милләтеннән булган кешеләр белән танышканда: «Әле безнең «Аллаһ боерса» апабыз бар», – диделәр. Мин, зур кызыксыну белән, «Аллаһ боерса» апаның кем булуы турында аңлатуларын көтәм.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская поддержала Синнера после поражения на "Ролан Гаррос"






Bloomberg: Начались поиски пропавшего самолета с вице-президентом Малаи

У супруга Елены Блиновской не хватило средств на процедуру банкротства

Германия снова разделилась на ФРГ и ГДР – эксперт

Такого арабы не позволяли никому: жест арабских государств в отношении российских истребителей удивил Запад