Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Май
2024

Новости за 06.05.2024

Путинның инаугурациясенә кайсы илләр килүдән баш тарткан?

Intertat.ru 

Көнбатыш Европа илләре, шул исәптән Бөекбритания 7 майда булачак Россия президенты инаугурациясенә килмәячәк. Европа берлеге илләренең дипломатия буенча башлыгы Жозеп Боррель берлеккә кергән илләргә инаугурациядә катнашуны тыйган.

Читать дальше...

«Ирем өстемнән йөреп, тагын бер гаилә корып яткан...»

Intertat.ru 

Миңа 28 яшь. 7 ел элек кияүгә чыктым. Иремә 30 яшь. Әле күптән түгел генә иремне үлеп ярата идем. Чибәр, акыллы, эшчән, кыскасы, бу тормышта уңыш елмайды, хатын-кыз бәхетенә ирештем, дип санадым. Ә хәзер исә аның чыраена төкерәсем килә. Күралмыйм. Әле ярый изге күңелле кешеләр күземне ачты. Бактың исә, иремнең икенче гаиләсе бар икән. 5 яшьлек кызыбыз булуга да карамастан, өстемнән йөреп, тагын бер гаилә корып яткан.

Читать дальше...

Вахит Имамовның юбилей кичәсендә: «Сездән дә миллирәк кешене күргәнем юк әле»

Intertat.ru 

Тинчурин театры залында күренекле язучы, Тукай премиясе иясе, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамовның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Кичәдән хәбәрчебез репортажы.

Лилия Хәйруллина ни өчен баласының исемен әйтмәвен сөйләде

Intertat.ru 

Лилия Хәйруллинадан социаль челтәрдәге дуслары яңа туган сабыена нинди исем кушуы белән кызыксына. «Бәлки, мин күрми калганмындыр. Балага нинди исем куштыгыз?» – дип сорый алар җырчыдан. Ләкин виртуаль дуслары нәни егетнең исемен белмәячәк, ахры.

Читать дальше...

Күршеләрдән иртә утыртырга тырышып, бәрәңгеләр туңмадымы соң?

Intertat.ru 

Узган атнада яуган карлар, төбәккә килгән атициклон күпләрне аптырашта калдырды. Апрель ахырында ук җылы көннәр булгач, халык, күршеләрдән калышмау максатын алга сөреп, бәрәңге утырту ягын күргән иде, ләбаса. «Интертат» журналисты исә бихисап бакчачыларны, авыл халкын борчыган сорауларга ачыклык кертергә булды.



Питер татарлары театр уйный: битлек артында ниләр бар?

Intertat.ru 

Санкт-Петербург татарлары «театр уйнады» – Питер татар театры һәвәскәрләре беренче премьераларын чыгарды. «Замана чире» трагикомедиясен «Татар-информ» мәдәни күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова махсус барып карап кайтты.

Казанда 17 яшьлек егет үзеннән күпкә олы хатын белән төн кунган, иртәнгә үлгән

Intertat.ru 

Казанның бер кунакханәсендә 17 яшьлек егетнең мәетен тапканнар.

Ул җомга көнне 32 яшьлек хатын белән кунакханәдә бүлмә алган (фотода). Алар үзләрен әни һәм ул дип таныштырганнар. Регистратурада егет үзенең караңгы төшкәч китәчәген әйткән. Кич белән хатын-кыз тавыш куптарып ала, янында булган бар нәрсәне җимерәм дип яный, кунакханә хезмәткәрләренә полиция чакыртырга туры килә.

Хатын-кыз иртән чыгып качкан, соңрак егетнең мәетен тапканнар. Кунакханәдә эшләүчеләр сүзләренчә, бу пар наркотиклар кулланган. Читать дальше...

7 майга һава торышы һәм ай календаре

Intertat.ru 

7 майда Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Көндез яңгыр ява, төньяк районнарда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+2˚, урыны белән -2˚ градуска кадәр суык булачак. Көндез +6..+11˚, көньяк районнарда +16˚ градус.

Читать дальше...

«Яшәргә – өе, йөрергә машинасы бар»: Илсөя Бәдретдиновага Азамат исемле кияү табылган

Intertat.ru 

Илсөя Бәдретдинованың Арчадагы концертында кызык вакыйга булган. Аңа Азамат исемле кияү тапканнар. Тик кияү концертка үзе килмәгән. Яучы ролен Азаматның 12-13 яшьләрдәге туганы үтәгән. Кыю малай татарчалы-русчалы, бик ихлас итеп сөйли. Халык аның сөйләвеннән үк егылып көлә. Илсөя Бәдретдинова бу кызык вакыйганы сторисларында күрсәтте.

Читать дальше...

Кичә авариягә очраган ике гаилә балалары белән ярышка барырга чыккан булган, 4 кеше үлгән

Intertat.ru 

Кичә Башкортстанда яшәүче ике гаилә утырган машина Оренбург өлкәсендә авариягә очрап, 4 кеше һәлак булды. Алар Салават шәһәрендә яшәгән, гимнастика буенча ярышка барырга чыккан булганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Винера Ганиева йортын сату турында уйлавы турында әйтте: «Йөрәгем түзмәс»

Intertat.ru 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Ул яраткан тормыш иптәше һәм йорты турында сөйләде.

Читать дальше...

Пешергәндә күп итеп тоз «тондырсаң», ризыкны ничек «коткарырга»?

Intertat.ru 

Һәр хуҗабикәнең бер тапкыр булса да ашарга пешергәндә күп итеп тоз «тондырганы» бардыр. Инде тоз күп салдым дип, ризыкны ыргытырга ашыкмагыз. «МИР» телеканалында шул хакта киңәшләр чыкты.

Читать дальше...

«Ә ул аны кызганды, яклады». Инвалид ир хатынын үтергәнне өч баласы күреп торган

Intertat.ru 

Новосибирск өлкәсендәге Ярково авылында инвалид ир-ат хатынын үтергән. Фаҗигане балалары күреп торган. Ир-ат аннары үз-үзенә кул салмакчы булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Читать дальше...

«Йөрәк әрни, нык булыгыз» – Халык Кама Тамагында виноград үстерүче фермер өчен кайгыра

Intertat.ru 

Кама Тамагында виноград үстерүче Айрат Ямалетдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә югалтулары белән уртаклаша. Ул виноград һәм виктория үсә торган басуда йөри.

Читать дальше...

Кытайда туып үскән Филюра Акчурина: «Дәү әниемнең васыятен үтәр өчен Казанга кайттым!»

Intertat.ru 

Татарлар Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яши, кая барсаң да татар кешесен очратасың, диюләре хак икән. Бик күп илләрдә яшәүче татарлар тормышы турында язган булды, ә менә Кытайда яшәүче татарлар тормышы турында үзе дә тумышы белән Кытайдан булган Филюра Акчурина сөйләде.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Андреева заявила, что хочет войти в топ-20 рейтинга WTA ради собаки






Открыта регистрация на деловую программу выставки «ЭлектроТранс 2024»

Суд вернулся к делу об ОПС против основателя "Русского молока"

Более 85,5 тыс школьников Подмосковья участвуют в проекте «Умные каникулы»

В Суворовском районе трейл «Казаки» привлек более 200 спортсменов