Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Май
2024

Новости за 08.05.2024

Түбән Тәкермәндә фаҗигадә һәлак Саматның әнисе: «Улымның формасын кочаклыйм да елыйм...»

Intertat.ru 

«Саматымны Аллаһы Тәгалә алды, аңа хәзер анда рәхәт… Ә менә безгә, калганнарга ничек яшәргә... Улыбыз безнең бөтен дөньябызны тутырып торган икән», – ди 13 яшьлек улын юл фаҗигасендә югалткан Рамилә Шәрәфиева. «Интертат» фаҗига турында.

«Җырлый алмыйм»: 50 яшьлек Андрей Губин сәхнәдән китә

Intertat.ru 

«Ночь», «Девушки, как звёзды» җырлары белән танылган җырчы Андрей Губин карьерасын авыру сәбәпле тәмамлау турында игълан итте. Бу хакта «LIFE.ru» басмасы яза. Күптән түгел генә артистка 50 яшь тулды, һәм ул үзе өчен шундый мөһим карар кабул итә. Моның сәбәбе – сул як битендәге прозопалгия авыруы. Әлеге диагнозны аңа берничә ел элек куялар. Авыру сәбәпле, Губинга хәтта үзенең иҗат кичәсендә чыгыш ясаудан да баш тартырга туры килә. Аны оештырырга продюсер Игорь Крутой тәкъдим иткән була.

Читать дальше...

9 майга һава торышы һәм ай календаре

Intertat.ru 

9 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр, җепшек кар һәм кар явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 8-13 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +3..+8˚ градус.

Читать дальше...

Чаллыда урамга һава суларга чыккан әбине фатирга өстерәп кереп 5 сәгать көчләгәннәр

Intertat.ru 

Чаллыда шаккаткыч хәл булган: җинаятьче иртән һава суларга дип йөреп керергә чыккан әбине фатирына өстерәп алып кереп көчләгән. Бу вакыйга 27нче комплекста була.

Читать дальше...

Мәскәүдә карлы давыл котыра: балконнарны җимерә, машиналарга агачлар аудара

Intertat.ru 

Май кары Идел буе, Урал һәм Себердән Мәскәүгә дә барып җитте.

Синоптиклар иртәгә аномаль түбән температура көтелүен әйтә. Соңгы 25 елда быелгы 9 май иң салкыны булыр, дип фаразлана. Җылы көннәрнең май уртасында гына киләсенә ышандырды белгечләр.

Мәскәүдә бүген карлы давыл булган. Башкала кешеләренең машиналарына зыян килгән, җил тәрәзә рамнарын һәм ныгытылмаган конструкцияләрне йолкып аткан.

«SHOT» телеграм каналы мәгълүматлары буенча, көчле җил электр линиясе чыбыкларын өзә. Читать дальше...



Ислам дине кагыйдәләре буенча тешләрне кайсы якка таба чистартырга кирәк?

Intertat.ru 

Тешләрне чиста тоту – диндарлыкның күрсәткече.

عَنْ أَبِي بَكْرٍ الصِّدِّيقِ، أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «السِّوَاكُ ‌مَطْهَرَةٌ ‌لِلْفَمِ، مَرْضَاةٌ لِلرَّبِّ».

«Мисвәк (белән тешне чистарту) авызны чистарта һәм Аллаһының ризалыгын җәлеп итү(гә сәбәпче булып тора)». «Мүснәд Әхмәд», 7. Сүнән Ибне Мәҗә, 289.

Мисвәк булмаганда – теш пастасы, ә ул да булмаса, имән бармак белән чистартып алу киңәш ителә. Тешне уңнан сулга чистарту яхшырак, өстән-аска түгел, диелә «Татарча хәдисләр» телеграм-каналында. Читать дальше...

Фидан Гафаров никахсыз туган кызын 15 яше белән котлап: «Горурмын синең әтиең булуыма»

Intertat.ru 

Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров гаиләсеннән читтә туган кызын туган көне беләп котлап, социаль челтәрдә матур теләкләрен язып калдырган. 76 яшьтәге җырчының кызына 15 яшь тулган. Фидан абый кызының фотосын да күрсәтте.

Читать дальше...

«Эштән куылмас өчен җитәкчем белән йоклап йөрергә мәҗбүрмен...»

Intertat.ru 

Якын кешеләрем минем хәзерге эшемә урнашыр өчен ниләр аша үткәнемне бик яхшы белә. Моның өчен дистә еллар сарыф иттем. Ә хәзер эш урыным миңа гашыйк хатын капризларына бәйле. Көлке дә, елыйсы да килә.

Читать дальше...

Фирдүс Тямаев кызы турында: «Бик каты елый. Резедага шалтыратырга да куркам»

Intertat.ru 

Тямаевларның өченче тапкыр әти-әни булулары турында язган идек. Татар эстрадасындагы популяр гаиләдә быел ике малайлары янына бер кыз да өстәлде. Сабыйга Мәрьям дип исем куштылар. Бәби әкрен генә үсеп килә, ләкин хәзер елый торган чоры икән. Бу хакта, азрак борчылып, «Интертат»ка Фирдүс үзе әйтеп алды.

Читать дальше...

Банктан 23 миллион сум урлаган кассир хатын иреккә чыккан, ул колониядә дә утырмаган

Intertat.ru 

Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә яшәүче Анна Григорьева банкта кассир булып эшләгән. 2021 елда ул 23 миллион сум акча урлаган. Җинаять кылынганнан соң 4 көн үткәч, банк хезмәткәрләре акча югалуын аңлаганнар. Акча белән бергә Анна да югалган. Ул акылдан язуы һәм аңа янаулары турында берничә хат язып калдырган.

Читать дальше...

Кычытканнан яшел соус – песто

Intertat.ru 

Кычытканны иң файдалы вакытында кулланып калыйк. Шул җәһәттән песто соусы рецепты тәкъдим итәбез. Песто –Италия аш-суында киң кулланыла торган «яшел» соус. Гадәттә ул рәйхан (базилик), эрбет (кедр) чикләвеге, каты сортлы сыр, сарымсак, зәйтүн маеннан ясала. Базилик урынына кычыткан кулланган очракта да бик тәмле килеп чыга.

Читать дальше...

Зәринә Хәсәншина: «Зөлфия Минһаҗевага шалтыратып рөхсәт сорадым»

Intertat.ru 

«Татарстан – 24» каналында «Мәдәни агарту» тапшыруына кунакка җырчы Зәринә Хәсәншина килгән. Ул алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллинага беренче концертына илткән юлы, җырлары турында сөйләде.

Читать дальше...

Казанны су басарга мөмкинме?

Intertat.ru 

Оренбургта булган аянычлы вакыйгалардан соң су басу, ташу темасы аеруча актуальләшеп китте. «Казанны нинди очракларда су баса ала?» дигән темага Казан федераль университеты доценты, география фәннәре кандидаты Иршат Вахитов белән сөйләшеп алырга булдык.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Испанец Алькарас выиграл Открытый чемпионат Франции по теннису






МЧС опубликовало кадры тушения пожара в автосалоне Москвы

В МИД России прокомментировали отказ Армении внести взнос в бюджет ОДКБ

Адвокаты рассказали, стоит ли кибер-проституткам Петербурга опасаться после столичной облавы на вебкам-студии

Ревнивец катаной убил мужчину в Москве