Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2024

Новости за 24.05.2024

Әлмәттә спорт-кинология комплексы төзелә башлады

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә Бигәш урамындагы спорт-кинология комплексы өчен мәйданчык әзерли башладылар. Хәзер монда коммуникацияләр үткәрәләр, дип язылган Әлмәт муниципаль районының Телеграм-каналында.

Читать дальше...

Бакчада нинди үлән үстергән өчен җинаять җаваплылыгы булуы билгеле

Tatar-inform.tatar 

Бакчачылар эт эчәгесе яки кычыткан ефәге (вьюнок) яисә өч төсле була торган ипомея дип аталган чәчәк үстерсә, җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Әлеге үләннең орлыкларында тыелган эргин матдәсе бар. Күптән түгел бачачыларның популяр булган бу үсемлекне үстергән өчен җинаять җаваплылыгы кертелде, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында адвокат Елена Кудерко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Радий Хәбиров «Китап - бәйрәм» ярминкәсендә шәхси китапханәсеннән китаплар бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 24 майда, Уфаның Совет мәйданында «Китап - бәйрәм» икенче халыкара китап ярминкәсе ачылды. Бу вакыйга бөтен Россия һәм якын чит ил китап нәшриятлары, язучылары һәм укучылары өчен җәлеп итү ноктасына әйләнде, дип хәбәр итә «Башинформ».

Читать дальше...

Казанның бер йорт диварында махсус операция геройлары хөрмәтенә яңа мурал булачак

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә яңа мурал Казан йортларының бер диварында ясалачак. Бүген «Безнең заман геройлары» республика премиясе кысаларында Татарстан Республикасының «Бердәм Россия» җәмәгатьчелек ярдәме штабында патриотик граффити эскизлары тәкъдим ителде.

Читать дальше...

Татарстан Журналистлар берлеге 105 еллыгын билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

Казанның Пушкин урамындагы банкет залында Татарстан Журналистлар берлегенең 105 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булды. Бирегә берлек әгъзалары, журналист-ветераннар килгән иде. Аларны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов тәбрикләде.

Читать дальше...

Сәламәтлек саклау оешмасы: Ковид аркасында дөньяда уртача гомер озынлыгы 1,8 елга кимегән

Tatar-inform.tatar 

Коронавирус пандемиясе фонында 2019 елдан 2021 елга кадәр дөньяда гомер озынлыгы 1,8 елга - 71,4 яшькә кадәр кимегән, бу 2012 ел дәрәҗәсенә туры килә. Бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Бөтендөнья сәламәтлек саклау статистикасына багышланган докладыннан күренә, дип хәбәр итә «Российская газета».

Читать дальше...

Миңнеханов Степашин белән китап эшен үстерү һәм укуны популярлаштыру турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга «Россиянең әдәби флагманы» форумында катнашу өчен килгән Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда беренче тапкыр мәдәният үзәкләрендә көндезге лагерьлар ачылачак

Tatar-inform.tatar 

Быел беренче тапкыр Татарстанда мәдәни үсеш үзәкләрендә һәм яшьләр үзәгендә көндезге лагерьлар оештырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков республика Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.

Читать дальше...



Миңнеханов: Әгәр бизнеска ярдәм итмәсәк, проектлар кәгазьдә генә калачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 24 проценттан артык тәшкил итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуны шундый сүзләр белән башлады. Ул республикада 178 мең эшкуар теркәлгәнлеген, ә бу өлкәдә эшләүчеләр саны 875 мең кеше, ягъни республика икътисадында эшләүчеләрнең гомуми санының 42 процентын тәшкил итүен искәртте.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Ил халкы мирасын киләчәк буыннарга тапшыру - бу бәһасез

Tatar-inform.tatar 

Бүген Мәскәүдә Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет утырышы узды, аны аның Рәисе — СФ спикеры урынбасары Константин Косачев үткәрде. Видеоэлемтә аша совет эшендә аның башлыгы урынбасары - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 37 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

Салкыннан татарстанлылар узган атнада ОРВИ һәм грипп белән ешрак авырый башлаган иде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Читать дальше...

«Нәүрүз» форумы кысаларында музыкаль театр буенча укулар булачак

Tatar-inform.tatar 

«Форумның яңалыгы шунда – быел музыкаль театр буенча аерым дәресләр алып барылачак. Чөнки Музыкаль театр турында күптән сүзләр йөри: буламы ул, кирәкме ул. Без уйладык-уйладык та, бу темага алынып тәҗрибәле педагогларны чакырдык», – диде «Нәүрүз» форумына багышланган матбугат конференциясендә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстан җитештерүчеләренең күргәзмәсен карады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия эшкуарлыгы көненә багышланган кече һәм урта бизнес буенча Дәүләт Думасы комитетының күчмә утырышы кысаларында эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән очрашу алдыннан Татарстан җитештерүчеләре күргәзмәсен карады.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта Сабантуй бәйрәменә әзерлек турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта «Сабантуй - 2024» бәйрәмен уздыруга әзерлек буенча киңәшмә узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдә Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә медиатармакта Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Топ-5 самых ярких зарубежных архитектурных проектов на первичном рынке Москвы


Казанда Төркия мәдәнияте көннәре узачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда Татарстанда Төркия мәдәнияте көннәре узачак. Кунакларны бай программа – театр тамашалары, гастрономия чаралары һәм кино күрсәтүләр көтә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз сөйләде.

Читать дальше...

Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының электр энергиясе өчен бурычы 22 миллионга кимегән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда торак-коммуналь комплекс оешмаларының электр энергиясе өчен түләнмәгән бурычы бер ел эчендә 22 миллион сумга кимегән. 2024 елның 1 маена аларның бурычы 37 миллион сумны тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023/2024 елгы җылыту чоры йомгакларына багышланган утырышында Премьер-министр Алексей Песошин әйтте.

Читать дальше...

Идарәче компанияләр эшенә һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләүгә зарланучылар артты

Tatar-inform.tatar 

2023 елның сентябреннән 2024 елның маена кадәр Татарстан Дәүләт торак инспекциясе сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турында 14 748 шикаять кабул иткән. Мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы күп фатирлы йортларда гомумйорт мөлкәтен карауга кагылган. Идарәче компанияләрнең эше һәм торак коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәясен исәпләүгә карата шикаятьләр саны арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023/2024 елгы җылыту чоры йомгакларына багышланган утырышында Премьер-министр Алексей Песошин әйтте. Читать дальше...

Буа театры директоры Раил Садриевны яклап, 16 театр коллективы ачык хат язды

Tatar-inform.tatar 

Россия театр әһелләре берлегенең Татарстан бүлеге, кулга алынып, суд тарафыннан чикләү чараларына дучар ителгән Буа драма театры директоры Раил Садриевны яклап, Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга ачык хат язган.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Киров Җәмигъ мәчетен карады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде. Аны биредә Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Жердев һәм Россия Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе (Вятка мөфтияте) рәисе, мөфти Зөфәр Галиуллин каршы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

КФУ журналистика факультетының Түбән Кама студентлары «Татмедиа»да булды

Tatar-inform.tatar 

КФУ журналистика факультетының Түбән Кама студентлары «Татмедиа» агентлыгында булды. Мондый уникаль мөмкинлекне студентларга Түбән Кама якташлыгы җитәкчелеге бүләк иткән. Аның Рәисе, «Казэнерго» генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев түгәрәк өстәл артында яшьләр белән сөйләште.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосхе






Спортсменка из Мытищ завоевала золото чемпионата России по пляжному самбо

С 1 июля миллионы россиян больше не смогут получить кредитную карту

Потушен пожар на площади 300 "квадратов" в выселенном здании завода в Москве

Будни 1940-х годов реконструировали в парке у Музея Победы 22 июня