Шәймиев «Ислам ЮНЕСКОсы» җитәкчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев бүген Бөтендөнья Ислам оешмасының (ICESCO) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әлмалик белән очрашты. ICESCO генераль директоры республикага «KazanForum»да катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәлим бән Мөхәммәд Әлмалик Минтимер Шәймиевка җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның беренче Президенты – Ислам илләрендә Король Фәйсал исемендәге Халыкара премиянең беренче Россия лауреаты буларак танылган Минтимер Шәймиев белән кабат очрашуына шат булуын билгеләп үтте. Аларның беренче очрашуы узган 2023 елның августында булган.
Кунак шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Татарстанның дүртенче объекты — Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре кертелүе белән котлады.
Моннан тыш, ISESCO генераль директоры үзе җитәкләгән оешма белән хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстанның зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Ул ТРның беренче Президентын Казанда узучы Халыкара форум кысаларында ачылган Russian Halal Expo күргәзмәсендә корылачак ICESCO стендына чакырды.
Моннан тыш, яклар Татарстан Республикасы белән ICESCO хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья ислам оешмасы (ISESCO) 1981 елда оештырылган. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Шуңа күрә аны ЮНЕСКОның Ислам аналогы дип атыйлар.
Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза. 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылачак (тулы программа белән халыкара чара сайтында танышырга була). Kazan Forum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйгага федераль статус бирелде.