Иран Президенты Ибраһим Рәиси фаҗигале һәлак булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Татарстан Республикасында Иран Ислам Республикасы Президенты Сәйед әфәнде Ибраһим Рәиси һәм Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясендә вертолет һәлакәте вакытында аның белән булган кешеләрнең фаҗигале рәвештә һәлак булуы турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттеләр», - дип яза Рөстәм Миңнеханов телеграммада, Иран халкының зур югалту кичерүен ассызыклап.
Миңнеханов шулай ук Рәиси белән шәхси таныш булуы өчен язмышка рәхмәтле булуын әйтә. ТР җитәкчесе сүзләренчә, Иран Президенты Ислам Республикасы белән Россия арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Иран хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар биргән.
«Сәйед Ибраһим Рәиси турында якты истәлек һәм догалар безнең йөрәкләрне һәрвакыт яктыртыр. Бу югалтуның ачысын чын күңелдән уртаклашам. Татарстан Сезнең һәм тугандаш Иран халкы белән бергә тирән кайгы кичерә», – дип йомгаклый сүзен Миңнеханов.
Моңарчы, Иран Президенты һәлак булу сәбәпле, РФ Президенты Владимир Путин кайгы уртаклашуын белдерде. Россия лидеры Сәйед Ибраһим Рәисинең ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне стратегик партнерлык дәрәҗәсенә чыгару өчен зур көч куюын билгеләп үтте.
Семинар библиотекарей Ленинского округа прошел в Центральной библиотеке
Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует:
Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде
«Школа вожатых» прошла в школе №7 в Реутове
Инго Экосистема стала победителем национальной премии FinTech Awards Russia
Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: ПРИЗНАНИЕ НАТО НАДО ПРИМЕНЯТЬ!
Социальные и ESG-проекты ГПМ Радио названы лучшими в России
Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует:
Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде
Попурри мелодий и дух патриотизма: военный оркестр в парке «Кузьминки» отметил День России