Главные новости Сочи
Сочи
Сентябрь
2021

«Ак Барс» бу сезонда беренче тапкыр буллит бәрү сериясенә барып җитте һәм җиңде

0

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын буллит бәрү сериясендә җиңде. Уен исәбе 3:2.

Матч Сочида үтте. Бүген бу сезонда беренче тапкыр «Ак Барс» капкасын Тимур Билалов саклады.

Беренче период. Уналтынчы минутта исәп ачылды, голны «Сочи» һөҗүмчесе Артём Николаев кертте (1:0).

Икенче период. Икенче минутта Континенталь хоккей лигасында үзенең 600нче уенын үткәрүче Артём Лукоянов исәпне тигезләштерде (1:1). Өченче период. Унҗиденче минутта Василий Глотов «Ак Барс» капкасына гол кертте (2:1). Период ахырында «Ак Барс», капкасын буш калдырып, алтынчы мәйдан уенчысын чыгарды. Бер минуттан ким вакыт калганда, «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер алка кертте (2:2). Өченче период ахырында исәп тигезләште, шул сәбәпле командаларга өстәмә вакытта уйнарга туры килде. Овертаймда да тигез исәп сакланды. Хоккейчылар капкачы белән бергә-бер калып бәрүләрне — буллит сериясен башлады. «Ак Барс» бу сезонда беренче тапкыр буллитларга хәтле барып җитте. Монда Казан командасы өстен чыкты.

Командалар составы:

«Сочи»

Хелльберг (Третьяк);

Бакош — Вихарев — Пилипенко, Камалов — Якс;

Феоктистов − Гәрәев — Руденков, Валенцов — Рундблад; Лайпон — Глотов — Петьков, Мищенко — Балдаев;

Николаев − Жабреев — Бабенко, Зоркин — Баканов.

«Ак Барс»

Билалов (Бобков);

Лукоянов — Глухов — Зарипов, Кэмпфер — Хенкель;

Кагарлицкий — Галимов– Тарасов, Юдин — Журавлёв;

Воронков — Сафонов — Коваленко, Янчевский — Рукавишников; Бровкин — Бурмистров — Петров (Меховов), Адамчук.

«Ак Барс»ның киләсе уены да «Сочи» командасына каршы булачак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 18 сентябрь 17:30 сәгатьтә башлана.  




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Краснодарском крае

Новости спорта


Новости тенниса