Бүген Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 204 ел булды
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Күренекле галим, тарихчы, этнограф, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туа. Бүген аның тууына 204 ел булды. Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Кабере — Яңа бистә зиратында. Әлеге дата турында Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте искәртте. Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани 1838 елда, Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел белем ала. Читать дальше...