«Мин-татар, чөнки…» конкурсының җиңүчеләре билгеле
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Мин-татар, чөнки…» дип аталган конкурс уздырды. Анда катнашучылар «Мин-татар, чөнки…» дигән җөмләне дәвам итеп инстаграмга видеоязма куярга тиеш иде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурска 150 дән артык эш килде. 6 яшьтән алып 84 яшькәчә булган татарлар катнашты. Татарстан, Башкортстан Мари Эл, Чувашия Республикалары, ХМАО Югра, Пенза, Түбән Новгород... Читать дальше...