Уфада Ту-204 очкычы моторына ут кабу тикшерелә
Уфа күгендә 22 августта Ту-204 очкычының моторы янып китү сәбәпле бүген җинаять эше ачылды. Тикшерүчеләр очкыч техник яктан төзек булмаган дигән нәтиҗәгә килгән. Кичә кич Red Wings ширкәтенең 202 юлчы белән Сочига юл алган очкычы сул як моторына ут кабу сәбәпле берничә минуттан кире Уфа һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр булды.