Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Новости за 08.05.2023

Казанда татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариевны искә алды

Tatar-inform.tatar 

Казанда Габдулла Кариевны 137 еллыгы уңаеннан искә алдылар. Бүген татар җәмәгатьчелеге Яңа Татар зиратына барып, аның каберенә чәчәкләр салды. Искә алу чарасында Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары, язучы, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Читать дальше...

Курган өлкәсендәге урман янгыннары аркасында Эчкен татар авылы янып беткән диярлек

Azatliq.org 

Авылда бер мәчет кенә утырып калган диелә. Бу уңайдан Казандагы Дөнья татар конгрессы бинасында һуманитар ярдәм җыю башланган. Ярдәм төялгән машина 10 майда юлга кузгалачак. Шул ук вакытта хәзерге вакытта Русиянең 18 төбәгендә көчле ландшафт янгыннары күзәтелә.

Депутат үз фатирыңдагы гамәлләр өчен штраф салу очраклары турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Фатирдан урамга чыкмыйча гына биш очракта штраф алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә «Бердәм Россия»дән Дәүләт Думасында депутат Никита Чаплин сөйләде.

Читать дальше...

Татарстан делегациясе Кабулда Россия эшлекле үзәген ачу турында килеште

Tatar-inform.tatar 

Әфганстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан делегациясе белән очрашу узды. Ведомство башлыгы Нуруддин Азизи Россия мөселманнары Хәйрия патриотик фондының (аның вәкиллеге Кабулда да ачылды) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллинга Әфганстанда Россия компанияләре катнашында очрашулар оештырган һәм бизнес-проектларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.

Читать дальше...



Миңнеханов Гарәп Әмирлекләре туроператоры белән туристик потенциал турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәре кысаларында Al Rais Group башкаручы директоры Мөхәммәд Джассим Әл-Рәис җитәкчелегендәге Al Rais туроператоры вәкилләре белән очрашты. Очрашу ел саен үткәрелә торган AIM Global 2023 инвестиция форумы кырында узды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Приднестровье хакимияте Россиядән тынычлык урнаштыручылар санын арттыруны сорый

Tatar-inform.tatar 

Приднестровье хакимияте иминлеккә куркыныч арту сәбәпле, Россиядән төбәктә тынычлык урнаштыру контингентын арттыруны сорый. Бу хакта РИА Новости Приднестровьеның Россиядәге вәкиллеге башлыгы Леонид Манаковка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан коткаручылары Курган өлкәсендә янгыннарны сүндерергә ярдәм итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме кичә кич белән Курган һәм Төмән өлкәләрендә урман янгыннарын сүндерүдә ярдәм күрсәтү өчен китте. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Таҗикстанның татар-башкорт җәмгыяте ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен кичә оештырды

Tatar-inform.tatar 

Җиңү көне алдыннан «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен мәдәни программа оештырды. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Бәйсез дәүләтләр берлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллегенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Бүген Казанда көчле җил һәм +10 градуска кадәр җылылык көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән 14 метрга кадәр фаразлана.

Читать дальше...

Новости России
Москва

В День Пушкина театр кукол «Ульгэр» в райцентре Бурятии: Россия, Культура, Дети


Курган өлкәсендә татар авылы янган

Tatar-inform.tatar 

Курган өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге Шадринск округындагы (районындагы) Йолдыз (Юлдус, элекке атамасы - Эчкен, Ичкино) авылындагы янгында барлык йортлар диярлек янып бетте дип хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәй районының Шыкмай авылында яңа мемориаль комплекс ачылды

Tatar-inform.tatar 

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылап Зәй районының Түбән Биш авылы җирлегенә караган Шыкмай авылында яу кырында ятып калганнар, тыл хезмәтчәннәре истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Кукмарада Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салдылар

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районына Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов килде. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чаралар кысаларында Манзарас авылында җирләнгән Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды.

Читать дальше...

Чирмешәндә районның элеккеге җитәкчесе бүләкләре өчен йөзү ярышлары булды

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районы Лашман мәктәбе бассейнында Кама аръягы районнары командалары катнашында республикакүләм ярыш үтте. Аксубай, Мөслим, Яңа Чишмә, Сарман районының Җәлил бистәсе һәм безнең Чирмешән командалары районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров призлары өчен быел да суда йөзеп көрәштеләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Стартовал прием заявок на городской конкурс социальных проектов «ЛИЦА района»

Москвич, убивший жену ста ударами ножа, получил 13,5 лет колонии

Пасхальный концерт прошёл в Ульяновске

ВЗУ для будущих жителей ЖК «Пятницкие Луга» в Солнечногорске достроят летом