Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Новости за 11.07.2023

Казанда метроның икенче линиясе төзелешенә тагын миллиард сум биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын («Юлиус Фучик урамы» станциясеннән «Академик Сахаров урамы» станциясенә хәтле) төзергә өстәмә 943,7 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Әлеге мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында чыккан.

Читать дальше...

Иртәгә ОТР каналында Татарстан турында махсус проект күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 12 июльдә, «Общественное телевидение России» (ОТР) телеканалында Татарстан Республикасына багышланган махсус проект чыга. Телеканал сайтында хәбәр ителгәнчә, көн дәвамында Татарстанның һәм Казанның икътисады, сәнәгате һәм мәдәнияте турында сөйләячәкләр.

Читать дальше...

Фаяз Хуҗин: Идел буе болгарларының бабалары агач өй салырга мари, удмуртлардан өйрәнгән

Tatar-inform.tatar 

Археолог, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин әйтүенчә, Идел буе болгарларының бабалары мари, удмурт халкыннан йортларны бүрәнәдән җиткерергә өйрәнгән.

Читать дальше...

«Сөмбел» фильмын «Татаркино» каналында ярты миллион тапкыр караганнар

Tatar-inform.tatar 

«Татаркино» мәдәният оешмасының рәсми сайтында онлайн-кинотеатр бүлегенә куелган «Сөмбел» Татарстан-Үзбәкстан фильмын 450 мең тапкыр караганнар. Татарстан һәм Үзбәкстан кинопродукциясе проектын шулай ук «Үзбәккино» ресурсларына да куйганнар, анда фильмны 700 мең мәртәбә караганнар. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...



Татар шагыйрьләре Меңьеллык паркында шигырьләр укыячак

Tatar-inform.tatar 

Казанның Меңьеллык паркында бөек шагыйрь Кол Галигә куелган һәйкәл янында чираттагы шигырь кичәсе узачак. Ул 12 июль көнне кичке 17:00 үткәрелә. «Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» дип исемләнгән перформансны «Идел» журналы һәм Татар китабы йорты икенче тапкыр оештыра.

Читать дальше...

Алексей Песошин белем бирү оешмаларын инновацион мәйданчык дип тану тәртибен раслады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда белем бирү оешмаларын, шулай ук аларның берләшмәләрен төбәк инновацион мәйданчыклары дип тану тәртибен расладылар. Бу боерыкны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Читать дальше...

Литва президенты Русия чикләрендә НАТОның даими базаларын булдырырга чакыра

Azatliq.org 

1997 елда имзаланган, НАТО белән Русия мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлеге турындагы акт даими базалар төзүне тыя. Науседа фикеренчә, Русия Беларуста тактик атом-төш коралы урнаштыру белән бәйле актив адымнар ясый икән, әлеге килешүнең "үле булуын" танырга кирәк.

Урта Әләзән авылында кызамык йоктыручылар саны 31 кешегә җиткән

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында кызамык йоктыручылар саны 31 кеше булды, аларның 11е дәваланып беткән. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры урынбасары Марина Воробьевага сылтама белән РИА Новости яза.

Читать дальше...

Эльмир Низамов һәм Эльмира Кәлимуллина «Мин җырымда калам» уртак альбомын тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

26 июльдә 19:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге сәхнәсендә композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Эльмира Кәлимуллина «Мин җырымда калам» дип аталган уртак альбомнарын беренче тапкыр халык алдында тәкъдим итәчәк. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Дети из Узбекского землячества Бурятии увидели театр кукол «Ульгэр»: Россия и Культура


Йолдыз авылында укытучы гаиләсенә Нижневартовск һәм Мегион татарлары бергәләп өй сала

Tatar-inform.tatar 

Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында яшәүче укытучы гаиләсенә Нижневартовск һәм Мегион татарлары берләшеп йорт салып бирәчәк. Сургут татарлары берләшмәсе социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






Пермские экологи сообщили о массовой гибели редких жаб под колесами автомобилей

Росавиация расследует инцидент с пролетевшем над федеральной трассой самолетом в Подмосковье

В центре Москвы обнаружили тело мужчины со следами жестокого избиения

Сдал подельников - и вдруг умер: Странная смерть банкира, давшего показания на "полковника-миллиардера" Захарченко