Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Новости за 15.08.2023

Апаста Кызыл-Тауда авыл җирлеге бинасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

Апаста Кызыл-Тауда авыл җирлеге бинасы ачылды. Яңа бина республикакүләм «Башкарма комитет биналарын төзү» республика программасы нигезендә төзелде. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда яшь галимнәр өчен торак программасы булдырырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Татарстан яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен вариантлар эшли. Аерым алганда, алар өчен аерым программа булдырылырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.

Читать дальше...

Мордовиядә эрзә халык бәйрәме программасына татар җырын керткәннәр

Tatar-inform.tatar 

Мордовиянең Олы Игнат районында узган «Велень озкс» («Моление селу» – «Авылга гыйбадәт») эрзә халык бәйрәме программасына татар җыры кертелгән. Мордовиянең татарлар тупланып яшәгән районнар юбилейларында да татар милли компоненты ачык күрсәтелә, дип хәбәр итә Мордовия Республикасының «Юлдаш» татар иҗтимагый-сәяси газетасы ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Читать дальше...

Янгыннар чыгу сәбәпле, Әлмәт районы башлыгы халыкны чүп-чар яндырмаска чакырды

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне чүп-чар яндырмаска һәм урман полосалары яки якындагы торак пунктларга ут кабуга сәбәп булырдай учаклар кабызмаска чакырды. Мөрәҗәгатен ул шәхси телеграм-каналы аша туры эфир барышында җиткерде.

Читать дальше...

Чаллыда Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы директоры вазифасыннан вакытлыча киткән

Tatar-inform.tatar 

Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы директоры Фәнил Салихов үз вазифасыннан киткән. «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, карар вакытлыча, һәм тиздән ул кабат учреждениене җитәкләячәк.

Читать дальше...

Казан федераль университеты галиме Татарстанда шөпшәләр активлашу сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә август аенда шөпшәләр активлыгы әлеге бөҗәкләрнең тормыш циклы үзенчәлекләре белән бәйле. Бу хакта Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты, зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев сөйләгән. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Мариинск шәһәре мәчете имамы Кемеровода «Мөнирә» мәчетендә җомга вәгазе укыды

Tatar-inform.tatar 

Мариинск шәһәре мәчетенең имам-хатыйбы, Болгар ислам академиясе магистранты Җуманазар хәзрәт Умаров җомга вәгазе белән Кемерово шәһәренең «Мөнирә» мәчетендә чыгыш ясады. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Екатеринбургта Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы була

Tatar-inform.tatar 

Ел саен 25 август көнне Татарстанда һәм аннан читтә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Свердловск өлкәсендә дә бу көнне җәлилчеләр истәлеген хөрмәтләячәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Айрат Хәйруллин: Татарстан - IT-белгечләрне эшкә урнаштыру өчен тотрыклы урын

Tatar-inform.tatar 

IT-белгечләр әзерләү Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора, чөнки республиканың киләчәге бүгенге буын белән бәйле, дип белдерде Татарстан Республикасы Цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин.

Читать дальше...

Мәскәүдә Ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәге «Минем туган авылым» фотобәйгесе игълан итә

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү шәһәре Төньяк-Көнчыгыш административ округының «Ихсан» ислам дини оешмасы каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәге «Минем туган авылым» фотобәйгесе игълан итә. Бу турыда «Ихсан» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда бал кортлары күпләп үлә

Azatliq.org 

Быел Татарстанның 8 районында бал кортлары күпләп үлгән. Сүз Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистай районнарында умарталары турында бара. Татарстан умартачылары оешмасы мәгълүматына күрә, якынча 3 мең бал корты гаиләсе үлгән.

Завтра в Татарстане местами ожидаются туман, грозы, усиления ветра, возможен град

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений.

Казанда Милли китапханә янындагы буш урында балалар ял паркы барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Казанда Татарстан Милли китапханәсе янындагы территориядә балалар ял паркы төзеләчәк. Хәзер бу мәйданчык үсемлекләр үсмәгән, бернинди өслек белән капланмаган ташландык урын кебек күренә, тирә-яктагы яшеллек һәм яр буе фонында ул күзгә ташланып тора. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ул төзекләндереләчәк һәм яшелләндереләчәк, яңа уңайлы җәмәгать киңлегенә әйләнәчәк.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Татарстанның «Мәктәпкә бокс» проекты хәзер Ставрополь краенда үсеш алачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Бокс федерациясе президенты, Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев Ставрополь крае җитәкчелегенә «Мәктәпкә бокс» проектын тәкъдим итте.

Читать дальше...

Коръәннең Морад Рәмзи язган мәшһүр тәрҗемәсе хәзерге татар әдәби теленә күчерелде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында нәзарәттә мәшһүр дин галиме шәех мулла Морад Рәмзинең «Коръән газыйму-ш-шанның төркичә тәрҗемәсе» дип аталган хезмәтен иске имләдән кирилл язуына күчерделәр һәм хәзерге татар әдәби теленә яраклаштырдылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов: Бүгенге көндә Кытай белән аралашу — өстенлекле юнәлеш

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге көндә Кытай белән аралашу өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «РОСТКИ («Шытымнар», «Үсентеләр»): Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде






"Наступление сетей": томский эксперт о трендах общепита

"Хватит нас эксплуатировать": мигранты подались в Европу из России, где их не ценят

Минобороны: силы ПВО сбили 20 беспилотников ВСУ за ночь

«К сожалению»: смогут ли клиенты криптобиржи Beribit вернуть свои деньги